ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары һиндча перфоманска чакыра

13 июнь 2018, 16:16 , Фото: Рәмис Нәҗмиев

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары һиндча перфоманска чакыра "Метаморфозы" физик театры перфомансы 20 июньдә театрның Кече залында була.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары Камал театрында һиндча перфоманска чакыра - алар flying low бииячәк.

"Метаморфозы" физик театры перфомансы 20 июнь көнне театрның Кече залында була. Билетлар сатуга чыккан.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, тамашаның кураторы һинд хореографы һәм педагогы Нарендра Патил - Flying Low һәм Passing Through заманча бию техникасына нигез салучы Дэвид Замбраноның укучысы. Әлеге техника flying low принципларының традицион һинд биюе һәм капоэйрага тәңгәлләшүе белән кызыклы.

Перфоманста Казан биючеләре Нурбәк Батулла, Анастасия Фәттахова, Анна Коробова, Мария һәм Марсель Нуриевлар, Лилия һәм Айрат Багаветдиновлар, Инна һәм Марина Белашовалар катнаша.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10