ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Азәрбайҗанда дини оешмаларга 1 миллион доллар бүлеп бирәләр

13 июнь 2018, 14:27

Акча дәүләт бюджетында 2018 елга каралган Президентның резерв фондыннан, дини конфессияләргә ярдәм итү максатыннан, бүленә.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев илдәге дини оешмаларга 1,8 миллион манат (бүгенге курс буенча 1,06 млн доллар) финанс ярдәме күрсәтү турында күрсәтмә биргән. Бу хакта дәүләт башлыгы сайтына сылтама белән, "Интерфакс" хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы сайтында чыккан күрсәтмә нигезендә, Кавказ мөселманнары идарәсенә 1 млн манат бүлеп бирелә.

Моннан тыш, Рус православие чиркәве һәм Баку яһүдиләре дини оешмасының Баку- Азәрбайҗан епархия чиркәвенә 250 мең манат биреләчәк.

Тагын йөзәр мең манат Азәрбайҗан католик чиркәвенә һәм албан христиан җәмгыятенә тапшырылачак.

Акча дәүләт бюджетында 2018 елга каралган Президентның резерв фондыннан, дини конфессияләргә ярдәм итү максатыннан, бүленә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10