ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
“Казан-Арена” стадионында киләчәктә Татарстанның Спорт музее эшләячәк
Тукай районында Мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнде
Владимир Леонов бәхәсле очракларны видеодан карау системасының нәтиҗәле булуын әйтте
Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә Татарстан режиссеры төшергән фильм күрсәтелә
Уфада яшәүче хатын-кызның, ипотека түләмәгән өчен, фатирын кире алганнар

Рәсми Татарстан

Иртәгә Казанга Казахстан Президенты килә

13 июнь 2018, 12:37

Нурсолтан Назарбаев Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев белән очрашырга җыена.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”, Арсений Маврин). “Татар-информ”га билгеле булганча, Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Татарстанга иртәгә – 14 июньдә килергә җыена.

“Татар-информ” ачыклаганча, Нурсолтан Назарбаевның Казанга сәфәре программасында ике объектта булу каралган. Ул Казан Кремлендә һәм Казан федераль университетында булырга ниятли.

Казахстан Президентының сәфәр программасында ике күрешү булачак. Н.Назарбаев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашачак.

  • Моңа кадәр "Татар-информ" Казахстан Президенты Ураза бәйрәмендә Казанга килә дип хәбәр иткән иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10