ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Мәдәният

“Салават юллары буйлап” киноэкспедициясе Эстониягә киткән

13 июнь 2018, 13:26 , Фото: bashinform.ru

“Салават  юллары буйлап” киноэкспедициясе Эстониягә киткән Чабаксар һәм Казаннан соң, Түбән Новгород Кремлендә һәм Түбән Новгородта фильм кадрлары төшерелгән.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Салават Юлаев һәм Юлай Азналинны Рогервикка мәңгелек сөргенгә озаткан маршрут экспедициясе 30 майда Уфада башланып, Россия шәһәр-авыллары буйлап узган. Бүген иртән, 13 июньдә, экспедиция Эстониягә юл алган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Чабаксар һәм Казаннан соң, Түбән Новгород Кремлендә һәм Түбән Новгородта фильм кадрлары төшерелгән. “Һәр шәһәрдә диярлек Салават һәм әтисе булган яки булырга мөмкин булган төрмәләрне төшердек. Документаль материал бик зур һәм ул тарихчылар өчен яңа кызыклы ачышлар вәгъдә итә”, - дип сөйләгән режиссер.

5 июньдә экспедиция Владимирда, аннан соң Домодедово, Тверьда булган. 11 июньдә киноэкспедиция Түбән Новгородта кадрлар төшереп, шулай ук өлкә китапханәсендә очрашу уздырган. 12 июньдә төшерү төркеме Псков шәһәренә килгән. Биредә Псков Кремлендә һәм башка тарихи урыннарда фильмга кадрлары төшерелгән. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10