ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Арчада "Иң яхшы сабанчы-2018" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

13 июнь 2018, 12:28 , Фото: архив

Арчада Ярышларда районның 18 авыл хуҗалыгы оешмасыннан 18 механизатор катнашкан.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Татарстанның Арча районы “Тукай” ҖЧҖ базасында "Иң яхшы сабанчы-2018" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр  итте.

Ярышларда районның 18 авыл хуҗалыгы оешмасыннан 18 механизатор катнашкан. Конкурс барышында тракторларның техник торышы һәм тиешле документларның булу-булмавы тикшерелгән. Соңыннан конкурста катнашучылар җир сөрү буенча үз осталыкларын күрсәткән.

Конкурс йомгаклары буенча,  беренче урында - Курса МРС” ҖЧҖеннән Рәмис Шәрәфиев, икенче урында - “Кызыл Яр” ҖЧҖеннән Мөбәрәк Касыймов, өченче урында – "Тукай" ҖЧҖеннән Рүзәл Әюпов дип табылган.

"Иң яшь катнашучы" номинациясендә "Возрождение-Яңарыш" агрофирмасы" ҖЧҖеннән Фирдәүс Мортазин алдынгы булып танылган. "Иң тәҗрибәле" номинациясендә – Дәнис Лотфуллин ("Аю" агрофиромасы” ҖЧҖ), "Иң яхшы әзерләнгән агрегат" номинациясендә – Әмир Газимов ("Ватан" АФ), "Хезмәтне саклау кагыйдәләрен үтәгән өчен" номинациясендә – Рамил Гарифуллин ("Арча агросәнәгать һөнәри көллияте" ДАҺБУ), "Һөнәри осталыкның иҗ югары дәрәҗәсе" номинациясендә – Наил Садриев ("Ташкичү" ҖЧҖ) җиңде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чарада район башлыгы Илшат Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, аның урынбасары Илнар Габбасов, РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина, ТР Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге, "Россельхозцентр" ФДБУнең ТР филиалы белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашкан.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләрне район башлыгы Илшат Нуриев тапшырган. "Мондый ярышларны ел саен үткәрергә кирәк", – дигән ул.

Иң яхшы сабанчыга – Рәмис Шәрәфиевкә  бәрән дә тапшырганнар.

Механизаторларга РФ АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина да бүләкләр тапшырды, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10