ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды
Татарстан рапирачысы Европа чемпионатында икенче урын яулады
Осиново кешеләре Швейцариягә чүп яндыру заводын карарга бара
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

Мәдәният

Милли музейда "Татарстан – спорт республикасы" күргәзмәсе ачыла

13 июнь 2018, 12:12

“Ак Барс” командасы өченче тапкыр яулап алган Гагарин Кубогын күргәзмә ачылган көнне генә күрсәтәләр.

(Казан, 13 июнь, "Татар-информ"). Бүген Казанда Милли музейда "Татарстан – спорт республикасы" күргәзмәсе ачыла. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күргәзмә футбол буенча Дөнья чемпионатына багышлана. Биредә Татарстан спортчыларына бәйле материаллар да урын алачак. Шулар арасында авыр атлетика буенча Олимпия чемпионы Александр Курынов, шахмат буенча халыкара мастер Рәшит Нәҗметдинов, фехтование буенча Олимпия чемпионы Наилә Гыйләҗева кебек күренекле спортчыларның шәхси әйберләре куела.

"Милли музейда ачылачак күргәзмәнең экспонатлары уникаль. Республикабызның спорт казанышлары тарихыннан тыш, биредә Татарстан спорт клублары һәм спортчыларының соңгы елларда алган спорт трофейларын күреп булачак. Күргәзмәнең иң зур горурлыгы – “Ак Барс” тарафыннан өченче тапкыр яулап алынган Гагарин Кубогы. Аны музей кунакларына күргәзмә ачылган көнне генә тәкъдим итәчәкләр", диелгән әлеге хәбәрдә.

“Рубин” футбол клубы тарихына бәйле экспонатлар күргәзмәдә аерым урын алып тора. Музейга килүчеләр Россиянең футбол буенча Суперкубогын, Россия Чемпионнар Кубогын күрә алачак.

"Татарстан командалары тарафыннан яулап алынган бүләкләр шактый җыелган, спортчыларыбыз арасында Олимпия чемпионнары, Россия чемпионнары бар. “Зенит-Казан” командасы - бүгенге көндә дөньяда иң яхшы волейбол клубы, аның кубоклары да күргәзмәдә урын алачак", дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Музей кунаклары “КАМАЗ-мастер” командасы казанышлары белән танышып, аның кубокларын да күрә алачак.

  • Күргәзмә 15 июльгә кадәр эшли. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10