ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Париж Сабан туенда татар артистларының чыгыш ясавы көтелә

13 июнь 2018, 10:16 , Фото: архив/Рамиль Гали

Париж Сабан туенда татар артистларының чыгыш ясавы көтелә Франция башкаласында Сабан туе быел 16 июньгә билгеләнгән.
(Казан, 13 июнь,"Татар-информ"). Париж Сабан туенда татар артистлары Резеда Төхвәтуллина һәм Рамил Айметдинов чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта бәйрәмне оештыручыларның берсе Ришат Сабитов хәбәр итә. 
 
Франция башкаласында Сабан туе быел 16 июньгә билгеләнгән. Аны Франциядә яшәүче актив татар яшьләре үз көчләре белән оештыра. 
 
Сабан туенда, гадәттәгечә, ярышлар, милли уеннар, чәй табыны әзерләнәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10