ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Карелия Сабан туе дүртенче августка билгеләнгән
Татарстанда бүген М7 юлындагы һәлакәттә дүрт кешенең гомере өзелгән
Татарстаннан 5 укучы “Артек”ка социаль проектлауга багышланган сменага барачак
Владимир Сабан туенда көрәшне Татарстан хөкемдарлары бәяләде
Новосибирскиның татар балалары җәйге лагерьда милли белем һәм тәрбия алачак

Хәвеф-хәтәр

Зәй янында йөк һәм ике җиңел машина бәрелешеп, кешеләр зыян күргән

13 июнь 2018, 09:13 , Фото: соцсети

Зәй янында йөк һәм ике җиңел машина бәрелешеп, кешеләр зыян күргән   Ике кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда Зәй янында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Өч машина бәрелешү турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына 18 сәгать 43 минутта алынган.

Фура һәм ике җиңел машина Әлмәт ягыннан Зәйгә керү юлында бәрелешкән. Һәлакәттә ике кеше зыян күргән, аларны хастаханәгә озатканнар.

Фотоларга караганда, машиналарның берсе металл өеменә әйләнгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10