ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубайда террорчылыкка каршы көрәш турында сөйләштеләр

13 июнь 2018, 03:00

Хезмәтләр һәм ведомстволар комиссия рәисе – район башлыгы Камил Гилманов алдында җавап тоттылар.

(Аксубай, 13 июнь, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Людмила Жаренова). Аксубай районының террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышында төрле мәсьәләләр каралды, дип яза җирле басма.

Атап әйткәндә, Казан шәһәрендә FIFA-2018 футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү чорында район территориясендә террорчылык һәм экстремистлык күренешләрен профилактикалау, кешеләр күп җыелган урыннарны террорчылыкка каршы яклау, Россия көне уңаеннан бәйрәм чараларын, Сабантуе бәйрәмен үткәрү, шулай ук балаларның җәйге ялларын оештыру белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Хезмәтләр һәм ведомстволар комиссия рәисе – район башлыгы Камил Гилманов алдында җавап тоттылар.

Комиссия утырышында “Имин шәһәр“ программасы буенча мәсьәләләрне, террорчылыкны һәм экстремистлыкны профилактикалау буенча район программасының һәм Комплекслы планның үтәлеше турында сөйләштеләр, авыл җирлекләре башлыкларының үзләренә ышанып тапшырылган муниципаль берәмлекләр территорияләрендә террорчылыкка һәм экстремистлыкка каршы профилактик эшләр турындагы чыгышлары тыңланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10