ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр булачагын кисәтә

12 июнь 2018, 16:25 , Фото: Михаил Захаров

Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр булачагын кисәтә
 
Секундына 15–20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил көтелә.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Татарстан синоптиклары республика территориясендә һәм Казанда бүген кич, шулай ук иртәгә, 13 июньдә, төнлә һәм көндез
урыны белән көтеләчәк яшенле яңгырлар турында кисәтә.

Моннан тыш, секундына 15-20 метрга кадәр кыска вакытлы көчәючән җил булуы ихтимал.

13 июньдә секундына 16-21 метрга кадәр көчле җил фаразлана, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.

Республика районнарында урыны белән төнлә, шулай ук күпчелек районнарында көндез яңгыр явачак. 13 июньдә һава температурасы 6дан 11 градуска кадәр җылы булачак. Көндез 16, 21 градуска кадәр җылы көтелә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10