ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда пилотсыз техника хәрәкәтен чикләү билгеләре барлыкка килде

12 июнь 2018, 14:47 , Фото: соцсети

Казанда пилотсыз техника хәрәкәтен чикләү билгеләре барлыкка килде Турыпочмаклы тыю билгесе сары төстә һәм аңа ике телдә “Бесполетная зона” дип язылган.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). FIFA 2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Казанда пилотсыз техника өчен тыю билгеләре барлыкка килде. Бу хакта башкала мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турыпочмаклы тыю билгесе сары төстә һәм аңа ике телдә “Бесполетная зона” дип язылган. Хәрәкәтне чикләү зонасы “Казан Арена” стадионы үзәгеннән 10 чакрым радиуста һәм 3050 метр биеклектә билгеләнгән.

Дроннар, квадрокоптерлар, аэростатлар һәм башка пилотсыз аппаратлар өчен чикләүләр 17 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

Чикләүләр шулай ук  - икенчел радиолокация радиоэлемтә һәм җавап бирү чаралары белән җиһазландырылмаган гражданнар судноларына да кагыла. Әлеге судноларга чикләү зонасы “Казан Арена” стадионы үзәгеннән 110 чакрым радиуста һәм 8100 метр биеклеккә кадәр билгеләнгән.

“Татар-информ” бүген иртән КАМАЗның Казанда “ШАТЛ” пилотсыз электробусын демонстрацияләвен хәбәр иткән иде. Транспорт чарасы Татарстан автогиганты һәм “НАМИ” дәүләт унитар предприятиесенең уртак эшләнмәсе булып тора.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10