ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Саратов мөфтие ярдәмчесе, тоткыннар белән очрашып, Рамазан хакында сөйләгән

12 июнь 2018, 17:53 , Фото: dumso.ru

Саратов мөфтие ярдәмчесе, тоткыннар белән очрашып, Рамазан хакында сөйләгән Дин әһелләре колониягә Корбан Гаете алдыннан да барырга планлаштыра.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Саратов мөфтие ярдәмчесе Мәхмүд Нугаев өлкәдәге 4нче һәм 7нче төзәтү колонияләрендә тоткыннар белән очрашкан. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
 
Мәхмүд Нугаев, тоткыннар белән әңгәмә корып, Рамазан аеның ахырына якынлашуын, димәк, уйларны һәм гамәлләрне төзәтергә ашыгырга кирәклеген искәрткән. Шулай ук дин әһеле Рамазанның өченче өлешендә кылынырга тиеше гамәлләрне аңлаткан. 
 
Әңгәмә барышында тоткыннар үзләрен борчыган сорауларны мөфти ярдәмчесенә җиткергән. Моннан тыш, мөселман динен тоткан тоткыннарга ризыклар тапшырылган.
 
Саратов өлкәсе Пугачев районында урнашкан төзәтү коллонияләренә дин әһелләре Корбан Гаете алдыннан да барырга планлаштыра, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10