ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Пилотсыз КАМАЗ-1221 электробусы чокырларны әйләнеп уза ала - А.Гогенко

12 июнь 2018, 13:24 , Фото: Михаил Захаров

Пилотсыз КАМАЗ-1221 электробусы чокырларны әйләнеп уза ала - А.Гогенко Пилотсыз техника, кеше күзеннән аермалы буларак, чокырның тирәнлеген “күрә”, ягъни аны бәяли ала, ди НАМИ” генераль директоры урынбасары.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). Пилотсыз КАМАЗ-1221 “Киң Адаптацияле Транспорт Логистикасы”  - “ШАТЛ” - теләсә нинди юлда йөри ала. Әлеге фикерне “Татар-информ” корреспонденты белән әңгәмә барышында “НАМИ” дәүләт унитар предприятиесе генераль директорының стратегик үсеш буенча урынбасары Алексей Гогенко әйтте.

“Әгәр дә хәзер безнең юлда чокыр барлыкка килгән булса, ул аны әйләнеп үтәр иде. Электробуска моның өчен кирәкле барлык техник чаралар, радар һәм лидарлар куелган”, - дип аңлатты Гогенко. Ул пилотсыз техниканың, кеше күзеннән аермалы буларак, чокырның тирәнлеген “күрә”, ягъни аны бәяли алуын аңлатты.

КАМАЗ бүген иртән Казанда “ШАТЛ” пилотсыз электробусын демонстрацияләде.

Транспорт чарасы Татарстан автогиганты һәм “НАМИ” дәүләт унитар предприятиесенең уртак эшләнмәсе булып тора.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10