ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Медицинада цифрлы технологияләр өлкәсендә Төркия Европада иң алдынгы ил дип табылган

12 июнь 2018, 11:19

“Төркия 10 ел эчендә үз үсешендә кайбер илләр 30 ел дәвамында узалмаган юлны узды”, - дигән Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле.

(Казан, 12 июнь, “Татар-информ”). Төркиядә 160лап хастаханә "HIMMS EMRAM 6" югары дәрәҗәдәге медицина мәгълүмат технологияләренең сертификатына ия. Бу хакта “Анадолу” агентлыгы хәбәр итә.

“HIMMS Европа” вәкилләре Барселонада HIMMS EMRAM сертификаты тапшырылган Европа хастаханәләре исемлеген чыгарган. Исемлеккә Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгының 163 медицина учреждениесе кергән. Бу - Европа илләре арасында зур күрсәткеч булып тора.

“Төркия 10 ел эчендә үз үсешендә кайбер илләр 30 ел дәвамында узалмаган юлны узды”, - дигән Төркия Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Биринджи.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10