ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Бардадагы милләттәшләр үз тамырларына багышланган лекциягә чакырыла
Болгарда борынгы биналарны әйләндереп алырга тәкъдим ителде
Әстерханда этномәдәни лагерьга йөрүче балаларны татар мәдәнияте белән таныштырганнар
16 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Роспотребнадзор Дәрвишләр бистәсендәге Комсомольское күлендә коенмаска киңәш итә

Татар дөньясы

Ростов татарлары "Әл-Бохари"га ифтар мәҗлесенә җыелган

12 июнь 2018, 08:31 , Фото: tatar-congress.org

Ростов татарлары Барлык килүчеләр өчен Җәмигъ мәчетенә экскурсия оештырылган һәм "Донда ислам" темасына лекция укылган.
(Казан, 12 июнь, "Татар-информ"). Узган якшәмбе, ягъни 10 июнь көнне, Ростов татарлары ифтар мәҗлесенә җыелган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
 
Башта кунаклар шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә җыелган. Барлык килүчеләр өчен мәчет буйлап экскурсия оештырылган һәм "Донда ислам" темасына лекция укылган.
 
Ифтар исә "Әл-Бохари" кафесында уздырылган. Ростовтагы ифтар мәҗлесендә "Якташлар" татар-башкорт оешмасының элеккеге рәисе Ришат Гәрәев чыгыш ясаган. Ул барлык милләттәшләребезне, кунакларны Рамазан ае белән котлаган. Милләтебезне, динебезне саклау мөһимлеген ассызыклап үткән. Моның өчен исә, аның сүзләренчә, татар халкына бергә булырга кирәк.
 
Шулай ук ифтарда Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Җәгъфәр хәзрәт тә катнашкан.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10