ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Кукмарада “Бала – төп пассажир” дигән акция барышында кагыйдә бозуның биш очрагы теркәлгән

12 июнь 2018, 05:00 , Фото: kukmor-rt.ru/

Кукмарада “Бала – төп пассажир” дигән акция барышында кагыйдә бозуның биш очрагы теркәлгән Әлеге акциянең төп максаты – юлларда балалар имгәнү очракларын киметү.

 (Кукмара, 12 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада “Бала – төп пассажир” дигән акция барышында кагыйдә бозуның биш очрагы теркәлгән, дип яза җирле басма.

Әлеге акциянең төп максаты – юлларда балалар имгәнү очракларын киметү, балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнлеген шоферларның исләренә төшерү

- Акция барышында 50дән артык автомобиль туктатылып, тикшерү үткәрелгән. Балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән – ике, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен өч административ беркетмә төзелгән. Акциядә катнашучыларга белешмәлекләр тапшырылган, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхертдинов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10