ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Авыл

Зәйдә иң яхшы бүлекчәләр һәм кыр батыры билгеләнде

12 июнь 2018, 03:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәйдә иң яхшы бүлекчәләр һәм кыр батыры билгеләнде Комиссия карары буенча, “Сабантуй батыры-2018” булып “Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсеннән Айдар Галимов табылды.

(Зәй, 12 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары"). Зәй районы игенчеләре кыр эшләрен иртә язда башлап, көнне-төнгә ялгап эшләде. Чәчүлекләр торышын караганда кыр батыры, иң яхшы бүлекчәләр дә билгеләнде, дип яза җирле басма.

50 балл җыйган «Восток» агрофирмасының «Яңа Спас» бүлекчәсе җиңүче дип табылды. Бүлекчә белән Ю. В. Волков җитәкчелек итә. «Зәй шикәре» агрофирмасының «Маяк» бүлекчәсе (җитәкчесе А. Ф. Тучин), 49 балл җыеп, икенче урында. «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәте (В. В. Алиуллов) исә өченче урынны алды. М. М. Ахунов крестьян-фермер хуҗалыгы, 47 балл туплап, дүртенче урында. Комиссия карары буенча, “Сабантуй батыры-2018” булып “Зәй” агрофирмасының “Алга” бүлекчәсеннән Айдар Галимов табылды.

Айдар Габделхәевич 1983 елдан “МТЗ-1221” тракторында хезмәт куя. Аның хезмәт стажы - 35 ел. Ул, 618 гектарда язгы бодай чәчеп һәм 1019 гектар мәйданда бөртеклеләр тукландырып, «Кыр батыры» исеменә лаек булды. Эшләнеш 573 эталон гектар тәшкил итә, бүген Айдар Галимов язгы бодай тукландыру белән мәшгуль.

Аның белән беррәттән “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Михаил Ермолаевны да билгеләп үтәргә була. Ул хезмәттәше Алексей Васильев белән “Клаас Ксерион” тракторында 3 мең гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарды. «Восток» агрофирмасы механизаторы Хәлил Уразманов исә 1079 гектар мәйданда тырмалау, “ХТХ-215” тракторында 476 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарды, диелгән район хәбәрендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10