ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Мәскәүдә футбол җанатарлары фестивале ачылышына 25 мең кеше җыелган

11 июнь 2018, 16:01

14 июньдә Дөнья чемпионаты ачылган көннән башлап, уеннар булган көннәрдә барлык мәйданнарга керү бушлай булачак.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Мәскәүдәге Воробьев тауларында Футбол җанатарлары фестивале ачылышына 25 мең кеше җыелган. Бу хакта Халыкара футбол федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза "Интерфакс".

“Оештыручылар сүзләренчә, Мәскәүдә 10 июньдә - FIFA җанатарлары Фестивале ачылган көнне, мәйданда көн дәвамында 25 мең кеше булган”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ачылыш тантанасында Франция җыелма командасы составындагы дөнья һәм Европа чемпионы Марсель Десайи һәм Россия футболы тарихындагы иң яхшы бомбардир Александр Кержаков чыгыш ясаган, музыкаль чыгышлар булган.

Десайи сәхнәгә Футбол буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре кубогын алып чыккан.

14 июньдә Дөнья Чемпионаты ачылган көннән башлап, уеннар булган көннәрдә барлык мәйданнарга керү бушлай булачак.

  • Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиянең 11 шәһәрендә 14 июньнән 15 июльгә кадәр узачак. Матчларны Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград, Волгоград, Казан, Түбән Новгород, Самара, Саранск, Ростов-на-Дону, Екатеринбург һәм Сочи шәһәрләре кабул итә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10