ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Буалылар ГТО фестивалендә җиңде

11 июнь 2018, 23:00 , Фото: buinsk-tat.ru

Буалылар ГТО фестивалендә җиңде Буалылар тагын теоретик конкурста, эстафетада, проектлар конкурсында, ГТО күптөрлелек ярышында беренче булдылар.

(Буа, 11 июнь, "Татар-информ", "Байрак"). Буада ГТО фестивале узган иде. Фестивальне ябу, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы төгәлләнде. Республиканың иң көчле 13 командасы катнашкан бәйгедә барлык нәтиҗәләр буенча буалылар беренче урын яулады, дип яза җирле басма.

Шәхси беренчелектә 3 яшь баскычында М. Вахитов исемендәге гимназиядән Рәсим Фәсхетдинов гомум физик әзерлек буенча беренче, ату буенча икенче, 4 яшь баскычында Кырык Садактан Алан Тедеев шулай ук ату һәм җиңел атлетика буенча беренче урын яуладылар. Буалылар тагын теоретик конкурста, эстафетада, проектлар конкурсында, ГТО күптөрлелек ярышында беренче булдылар. Гомуми җиңүгә өлешне лицей-интернаттан Никита Ильин, Әлшидән Василиса Петрова, 2 номерлы лицейдан Алия Сөләйманова, Сөмбел Гомәрова, 5 номерлы гиназиядән Полина Кузьмина, Максим Ишимов да керттеләр. Икенчедә урында Зәй, өченче - Яр Чаллы командалары.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10