ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Баулы-информ” кызлары "Мин татарча сөйләшәм" акциясен үткәрделәр

11 июнь 2018, 22:00 , Фото: bavly-tat.ru/

“Баулы-информ” кызлары Бу социаль эксперимент нәтиҗәлерәк булсын өчен, штраф та билгеләгәннәр.

(Баулы, 11 июнь, "Татар-информ", "Хезмәткә дан"). "Баулы-информ" редакциясе кызлары хезмәт урынында "Мин татарча сөйләшәм" акциясен үткәрделәр. Телебез никадәр чиста булуын тикшереп, рус сүзләре кыстырмыйча гына сөйләшә алу-алмауларын сынап карыйсылары килгән, дип яза җирле басма.

Бу социаль эксперимент нәтиҗәлерәк булсын өчен, штраф та билгеләгәннәр. Бер рус сүзе өчен – бер сум.

Эштә нигездә татарча аралашуга да карамастан, тел чисталыгын саклау бик үк җиңел эш булмаган. Һәрдаим уйлап сөйләшергә туры килә икән. Көн дәвамында 157 сум штраф җыелган.

Җыелган штраф берәр татлы ризык алуга тотылыр дип фараз ителә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10