ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Анталиядә өченче аэропорт төзеләчәк

11 июнь 2018, 15:37

“Көнбатыш Анталия” аэропорты елына биш миллион пассажир кабул итүгә исәпләнгән.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Төркиянең “туристлар башкаласы” – Анталиядә елына биш миллион кеше кабул итүгә исәпләнгән тагын бер аэропорт төзеләчәк. Бу хакта "Анадолу" агентлыгы хәбәр итә.

  • Бүгенге көндә Анталия провинциясендә ике аэропорт – Анталия шәһәре халыкара аэропорты һәм Алания районында “Газипаша” аэропорты бар.

Төркиянең тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу хәбәр итүенчә, яңа аэропортның эш исеме “Көнбатыш Анталия” дип атала, ул Каш районында урнашачак.

Министр сүзләренчә, Элмалы туристлар районыннан Анталиядәге өченче аэропортка 45 минутта барып җитеп булачак.

  • Яңа аэропортны төзү өчен урын гражданнар авиациясе кагыйдәләрен истә тотып сайланачак. Аэропортлар бер-берсеннән 100 километрдан ераграк урнашырга  тиеш.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10