ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәдә машинасы белән баганага бәрелгән таксист комада ята

11 июнь 2018, 14:28 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Бөгелмәдә машинасы белән баганага бәрелгән таксист комада ята Юл-транспорт һәлакәте Советская урамында булган.

(Казан, 11 июнь, Татар-информ”). Бөгелмәдә машинасы белән баганага бәрелгән 37 яшьлек таксист комада ята. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Советская урамындагы 150нче йорт каршындагы җитди юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр экстрен хезмәтләр чакыру өчен бердәм 112 номерына 10 июньдә 23:00 сәгатьтә килгән.

Шаһитлар сүзләренчә, 14 модельле “Лада” автомобиле (такси) юл читенә төшеп, баганага бәрелгән.

Авария урынына тиз арада 64нче янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре килгән. Алар җиңел машинаның аккумуляторын сүндерәгән.

Юл һәлакәтендә 37 яшьлек такси йөртүчесе имгәнгән. Аны кома хәлендә хастаханәгә озатканнар. Ир-атның кабыргалары сынган, эче имгәнгән. Беренче дәрәҗәдәге кома, баш мие һәм баш сөяге җәрәхәте булуы ачыкланган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10