ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Меркель Россиягә Дөнья чемпионаты вакытында килергә мөмкин

11 июнь 2018, 13:46

Россиягә килү сәяси максатларда кулланылырга мөмкин, дип әйткән ФРГ канцлеры.

(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). Германия канцлеры Ангела Меркель Дөнья чемпионаты вакытында Россиягә килү мөмкинлеге турында әйткән. Бу хакта Ангела Меркель сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

ФРГ канцлеры сүзләренчә, бу аның принципларына каршы килми. Моннан тыш, әлеге сәфәр сәяси максатларда кулланылырга мөмкин. Мәсәлән, Россия ягы белән сөйләшүләр өчен.

“Дөнья чемпионатын уздыру Россиягә тәкъдим ителде, үзебезнең командага уңышлар телибез”, - дип әйткән ул.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Мундиаль уеннарын барлыгы 11 шәһәр кабул итәчәк. Казанда Франция – Австралия (16 июнь), Иран – Испания (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея – Германия (27 июнь) матчлары, шулай ук сигездән бер (30 июнь) һәм дүртән бер финал (6 июль) уеннары узачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10