(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”). 14 июньдә – дөньякүләм танылган өч йолдыз – опера җырчысы Аида Гарифуллина, җырчы Робби Уильямс һәм FIFAда ике тапкыр дөнья чемпионы булган Роналдо Мәскәүнең “Лужники” стадионында чыгыш ясаячак. Бу хакта FIFA матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Әлеге зур бәйрәм – туган илемдә узучы футбол буенча Дөнья чемпионатының бер өлеше булырмын дип беркайчан да уйламаган идем”, - диде Вена дәүләт операсы солисткасы.
- Ачылыш тантанасы бөтен дөнья буйлап күрсәтеләчәк, чараның продюсеры – Беренче канал, шоуның концепция авторы – Феликс Михайлов.