ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әтнәдә юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән

10 июнь 2018, 16:30 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Әтнәдә юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән Кичә кичке дүртләр тирәсендә Олы Әтнәдәге электр подстанциясе янында авария булган.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Әтнә районында юл һәлакәтендә машина йөртүче хатын һәм аның пассажиры имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә кичке дүртләр тирәсендә Олы Әтнәдәге электр подстанциясе янында юл һәлакәте булган.

Биредә "Лада Гранта" һәм "Дэу Матиз" бәрелешкән. "Дэу" йөртүче хатын-кыз һәм аның пассажры имгәнеп, хастаханәгә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10