ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда Австралия командасы ачык күнекмәсен өч мең кеше карый алачак

10 июнь 2018, 16:48 , Фото: Адель Гатауллин

Казанда Австралия командасы ачык күнекмәсен өч мең кеше карый алачак
 
Чакыру билетларының бер өлешен Казан футбол мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләргә биргәннәр.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашу өчен бүген Казанга килгән Австралия җыелмасы, дүшәмбе, 11 июньдә, “Хезмәт резервлары” стадионында ачык күнекмә уздыра. Бу хакта “Татар-информ” корреспондентына Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

Россиядә футбол буенча Дөнья чемпионатында катнашучы һәр җыелма команда, регламент буенча, ким дигәндә бер тапкыр тамашачылар өчен ачык күнекмә уздырырга тиеш. Бирегә керү чакыру билетлары буенча була.

  • Австралиялеләр “Хезмәт резервлары” стадионында ачык күнекмәне 11 июньдә, 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр уздыра.

“Ачык күнекмәдә өч мең кеше булачак. Чакыру билетларының бер өлеше Казан спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр алды. Безнең (спорт мәктәпләренең) челтәре бар. Австралия җыелмасы күнекмәсен карыйсы килгән барысы да чакыру билетлары алды”, - диде Леонов.

  • Австралия җыелмасы Дөнья чемпионаты вакытында Татарстан башкаласында яши һәм күнекмәләр уздыра. Алар “Ак Барс” хоккей клубы базасында урнашты.Төркем этабының бер матчы Казанда узачак. 16 июньдә австралиялеләр “Казан-Арена”да Франция командасы белән уйный.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10