ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Футбол җанатары паспортын Казанда берничә урында алып була

10 июнь 2018, 15:41 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Футбол җанатары паспортын Казанда берничә урында алып була Уеннарга керү өчен билет белән бергә җанатар паспорты да булырга тиеш.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Казанда Fan-ID җанатар паспортын берничә урында алып була. Казан мэриясе матбугат хезмәте бу урыннар турында хәбәр итте.

Кремль яр буенда билет алу яисә билетны кәгазьгә бастырырга өлгермәгән тамашачылар  өчен FIFA билет үзәгенең хезмәтен файдалану мөмкинлеге бар.

Кремль яр буенда урнашкан билет үзәге көн саен 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли, матч көннәрендә ул уен башланырга 3 сәгать кала ачыла һәм уен бетү белән ябылачак.

  • Уеннарга керү өчен билет белән бергә җанатар паспорты да булырга тиеш.

“Родина” сәүдә-күңел ачу үзәгендә урнашкан үзәк атна буе 11.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшли.

Тагын бер үзәк Кремль яр буенда урнашкан. Өстәмә офис Четаев урамындагы 10нчы йортта эшли.

Тамашачылар уңайлылыгы өчен, матч буласы көнне 9.00 сәгатьтән стадион янында 3 үзәк эшләячәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10