ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда кондыз аулаучыга штраф салганнар

10 июнь 2018, 12:36

Чуваш Елтаны авылы янында урнашкан Кече Чирмешән елгасы төбәк әһәмиятендәге махсус саклана торган табигый территориягә керә.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстанда өч кондыз аулаган кешегә ун мең штраф салганнар. Бу турыда Татарстанның Биология ресурслары буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гражданин К., Чистай районының Чуваш Елтаны авылы янында урнашкан Кече Чирмешән елгасыннан өч кондызны тоткан. Бу мәйдан төбәк әһәмиятендәге махсус саклана торган табигый территориягә керә. Биредә аулау нәтиҗәсендә 66000 сум матди зыян килгән.

5 июньдә Татарстан Республикасының Чистай районы суды гражданин К.-га 10000 сум штраф рәвешендә җаза бирде, диелә әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10