ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Самара Сабан туе Гакыйль Сәгыйровның 80 еллыгына багышлана

10 июнь 2018, 12:14 , Фото: архив/Рамиль Гали

Самара Сабан туе Гакыйль Сәгыйровның 80 еллыгына багышлана Сабан туенда автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясаячак, җырчы Раяз Фасыйхов белән сөйләшүләр бара, дип яза "Самара татарлары" сайты.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Быел Самара Сабан туе Гакыйль Сәгыйровның 80 еллыгына багышлана. Бу хакта Самарада утызынчы өлкә Сабан туен әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитетының чираттагы утырышында билгеле булды, дип яза "Самара татарлары" сайты.

  • Быел 30 июньдә утызынчы Самара өлкә Сабан туе Ю.А.Гагарин исемендәге паркта узачак. Бәйрәм ил һәм төбәк Хөкүмәте белән килештерелеп, FIFA -2018 футбол буенча Дөнья чемпионаты Мәдәни программасы кысаларында уза. Сабан туе 10.00 сәгатьтә башлана.

Быел бәйрәм якташ шагыйрь һәм рәссам, “Филантроп” халыкара премия лауреаты, дистәләрчә китап авторы Гакыйль Сәгыйровның 80 еллыгына багышлана, диелгән әлеге хәбәрдә.

Паркта аның рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла. Шулай ук биредә Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте аксакалы А.К. Надыйровның картиналары да куелачак.

Сабан туеның төп сәхнәсендә Казаннан автор-башкаручы Ринат Рәхмәтуллин чыгыш ясаячак, җырчы Раяз Фасыйхов белән сөйләшүләр бара, дип яза "Самара татарлары" сайты.

Җәйге театр сәхнәсендә “Халыклар дуслыгы йорты”нда шөгыльләнүче төрки милли-мәдәни җәмгятьләренең иҗат коллективлары чыгышы көтелә.

Парк күп төрле зоналарга бүленәчәк. Төп сәхнә күл өстендәге “Кабырчык”та (“Ракушка”) булачак һәм анда Казан артистлары, Самара өлкәсе һәм Татарстанның үзешчән сәнгать осталары чыгышы булачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10