(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстан спортчылары Никита Шлейхер һәм Александр Белевцев кытайның Ухань шәһәрендә уза торган Дөнья кубогында 10 метрлы каланчадан сикерүдә "көмеш" медаль яулады. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чыгышлар нәтиҗәләре буенча спортчылар 427,20 балл җыйды.
Беренче урында – Ян Хао/Чэнь Айсэнь составындагы кытай пары (491,73 балл), Австралия спортчылары өченче урын алды (409,59 балл).