ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Яшел Үзән-Васильево аралыгындагы тимер юл кичүе вакытлыча ябыла

10 июнь 2018, 09:46

Тимер юл кичүе ремонт эшләре башкару сәбәпле ябыла.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Бүгеннән Горький тимер юлында Яшел Үзән-Васильево аралыгындагы 764 нче чакрымдагы тимер юл кичүендә автотранспорт хәрәкәте вакытлыча туктатылачак. Бу турыда “РТЮ” ААҖ филиалы - Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тимер юл кичүе ремонт эшләре башкару сәбәпле ябыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Горький тимер юлы автомобиль транспорты йөртүчеләр маршрутларын планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алуларын һәм вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен сорый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10