ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Чирмешән мәктәпләре укучылары 85 тонна макулатура, 7 тонна пластик савыт-саба җыйган
Яңа Чишмә районы хуҗалыкларында савым арта
Менделеевскида чыгарылыш балы датасы билгеле
Лениногорскида “Трактор-тагылма” операциясе башланды
17 июньнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Мәдәният

“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Рус авангарды” күргәзмәсе ачылды

10 июнь 2018, 09:33

"ХХ гасыр башы авангарды коллекциясе – сынлы сәнгать музееның горулыгы", ди оештыручылар.

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ"). Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музеенда “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Рус авангарды” күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

ХХ гасыр башы авангарды коллекциясе – сынлы сәнгать музееның горурлыгы. Ул үз эченә В. В. Кандинский, П. П. Кончаловский, А. В. Куприн, А. В. Лентулов, Н. С. Гончарова, М. Ф. Ларионов, Н. К. Рерих, П. В. Кузнецов, Р. Р. Фальк, К. Ф. Богаевский, В. В. Рождественский, И. И. Машков, А. А. Осмеркин, А. М. Родченко кебек күренекле рәссамнар иҗатын алган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Музей тупланмасы рус авангарды үсешенең барлык этапларын колачлаган, аның символизм, кубизм, футуризм, примитивизм, абстракционизм кебек яңа юнәлешләргә күчеш чорын да күзәтергә була. 

Күргәзмә кунакларны Михаил Ларионовның реставрацияләнгән “Язгы бакча” картинасы белән каршылый.

60 эш тәкъдим ителгән күргәзмә 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10