ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Рәсми Татарстан

Песошин өченче Җылылык электр үзәге хезмәткәрләрен оешманың 50 еллыгы белән котлады

10 июнь 2018, 10:11 , Фото: tatarstan.ru

Песошин өченче Җылылык электр үзәге хезмәткәрләрен оешманың 50 еллыгы белән котлады
 Татарстан Премьер-министры республиканың энергетика тармагын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен предприятие ветераннарына рәхмәт белдерде.

(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). “Пирамида” мәдәни күңел ачу үзәгендә Казандагы өченче Җылылык электр үзәге (ТЭЦ)  предприятиесен файдалануга тапшыруга 50 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алексей Песошин предприятиенең катлаулы тарихи юл узуын, зур тәҗрибә туплануын, шушы вакыт эчендә югары квалификацияле кадрлар әзерләнүен билгеләп үтте. Ул бәйрәмгә килүчеләрне юбилей белән котлады.

Торжественное мероприятие, посвященное празднованию 50-летия Казанской ТЭЦ-3 – филиала ОАО "ТГК-16"

Татарстан Хөкүмәте башлыгы 2017 елда республика өчен истәлекле вакыйга булуын — Казанның өченче Җылылык электр үзәге “Дженерал Электрик” җитештерү компаниясенең 405,6 МВт куәтле газотурбинлы блогы эшли башлавын җиткерде. Ә моның исә Казанны җылылык һәм кайнар суга үсә барган ихтыяҗларын тәэмин итүдә, бигрәк тә “Салават Күпере” яңа торак комплексы өчен аеруча мөһим булуын әйтте.

Алексей Песошин сүзләренчә, бүгенге көндә предприятие алдында энергетика тармагын тотрыклы үстерү бурычы тора. Җылылык электр үзәге хезмәткәрләре аны уңышлы башкарачак. Премьер-министр предприятие хезмәткәрләренең югары профессиональлеген һәм үз эшләрен яратып башкарулары белән аерылып торуын әйтте. Ул шулай ук республиканың энергетика тармагын үстерүгә керткән хезмәтләре өчен предприятие ветераннарына рәхмәт әйтте.

Торжественное мероприятие, посвященное празднованию 50-летия Казанской ТЭЦ-3 – филиала ОАО "ТГК-16"

Бәйрәм чарасында хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10