ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Чирмешәннең Сосновка авылы яңа мәктәпле һәм суүткәргечле булачак

10 июнь 2018, 08:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешәннең Сосновка авылы яңа мәктәпле һәм суүткәргечле булачак Элек Сосновкада су линиясе гомумән булмаган, халык суны үзләре казыткан коелардан алган.

(Чирмешән, 10 июнь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Сосновка авылында яңа мәктәп сала башлыйлар, яңа суүткәргеч сузалар. Сосновка авылында газлаштыру фонды аша 3 километр озынлыгында суүткәргеч линия суза башлаганнар, дип яза җирле басма.

Элек әлеге торак пунктта су линиясе гомумән булмаган, халык суны үзләре казыткан коелардан алган.

"Авылда чиста су проблемасы бар иде, хәзер инде ул хәл ителәчәк. Казаннан килгән бригада яңа торбаларны сала да башлады, - ди Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдинов. - Быел 5 миллион сумга эш башкару күздә тотыла".

  • Сосновкада 55 йортта 154 кеше гомер кичерә. Берничә ел элек монда яңа күпфункцияле үзәк ачтылар. Быел авылда 15 урынга исәпләнгән, спорт заллы мәктәп тә төзи башлаячаклар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10