ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казанга Япония принцессасы килә
Олег Матыцин: Казанны кунакчыллык буенча дөнья стандарты дияргә була
Чаллыда микроавтобус катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләрне хастаханәдән чыгарганнар
1,5 млн сум акча урлаган казанлыга хөкем чыгардылар
Самара татарлары балалар Сабан туена чакыра

Мәдәният

“Шаян ТВ” Шаян белән Биби курчагын ясарга җыена

9 июнь 2018, 18:16 , Фото: Рамиль Гали

“Шаян ТВ” Шаян белән Биби курчагын ясарга җыена Бүген Казан Кремлендә “Шаян ТВ” балалар телевизион каналы презентациясен телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова тәкъдим итте.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы үзенең төп геройларын курчак итеп чыгарырга җыена. Бүген бу хакта «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Без Кремльне яратабыз» фестивале кысаларында оештырылган презентациядә хәбәр ителде.

“Шаян ТВ” балалар каналының төп геройлары – тиктормас малай Шаян һәм акыллы кыз Биби. Шулай итеп, һәр татар яхшы белгән “Беренче театр” телеспектаклендә Фирдәвес Әхтәмова башкарган асрау Биби образын “Шаян ТВ” башка имиджда танытырга җыена – “Шаян ТВ”ның героинясы күп укый торган акыллы, матур кыз бала.

Шаян образында – Казанның 93нче мәктәбе укучысы Илдар Гыйниятов, Биби – Биектаудагы 4нче гимназия укучысы Самирә Йосыпова, . Алар икесе дә кастинг аша сайлап алынган.

Бүген “Шаян ТВ” республика балалар телевизион каналы презентациясен телевидение алып баручысы Айзилә Батырханова тәкъдим итте. Геройлар һәм каналның тапшырулары белән дә ул таныштырды. “Безнең канал геройларыбызның курчакларын чыгарачак”, - диде ул, презентация залындагы баннерга төшерелгән малай һәм кыз рәсеменә күрсәтеп.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10