ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ярославль өлкәсендә яшәүче ир-ат 13 яшьлек улын чылбырда тоткан

9 июнь 2018, 17:31

Ир-ат баланы газаплауда шикләнелә, һәм аңа 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Ярославль өлкәсе тикшерүчеләре 13 яшьлек улын газаплаган ир-атны эзлиләр - ул тикшерү органнарыннан качкан. Бу хакта  РИА "Новости" хәбәр итә.

“Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның май аенда Некрасов районы торак пунктларының берсендә 44 яшьлек ир-ат, 13 яшьлек улын тәрбияләү максатларында, аңа карата физик көч һәм психик басым кулланган”, - диелгән хәбәрдә. Хәзер бала хастаханәдә ята. 

Ир-ат баланы газаплауда шикләнелә. Аңа 7 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Әти кешене эзләү чаралары алып барыла.

“Бу - күп балалы гаилә (барлыгы 5 бала, 4се кече яшьтә) һәм профилактика органнарында исәптә тора. Шул сәбәпле, балалар социаль куркыныч хәлдә санала, тикшерү органнары балаларны гаиләдән кичектерегез алу мәсьәләсен күтәргән”, - дип белдерә тикшерү идарәсе.

Төбәкнең ашыгыч хезмәтләр чыганагында хәбәр итүләренчә, ир-ат, баланы тәрбияләү максатыннан, аны чылбыр белән бәйләп тоткан һәм Иделдә батырып-батырып алган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10