ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнехановка яңартылган янгын сүндерү автомобилен тәкъдим иттеләр

9 июнь 2018, 15:49 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнехановка яңартылган янгын сүндерү автомобилен тәкъдим иттеләр 2018 елда янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт программасы Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча эшли башлады.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка  янгын сүндерү автомобилен тәкъдим иттеләр. Автомобиль, янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт буенча, республика программасы кысаларында яңартылган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

  • 2018 елда янгыннан коткару техникасына капиталь ремонт программасы Татарстан Республикасы Президенты инициативасы буенча эшли башлады.

Программа кысаларында «КАМАЗ» шассиендә янгын сүндерү машиналарына капремонт ясалачак. 2018 елда бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан 80 млн. сум акча бүленгән.

85 берәмлек янгыннан коткару техникасына капремонт карала, шул исәптән 2018 елда – 36 автомобиль, 2019 елда – 43 автомобиль, 2020 елда – 6 автомобиль.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10