ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Гүзәл Яхина телләргә кагылышлы сорауга җавап бирүдән баш тартты

9 июнь 2018, 15:14 , Фото: Ильнар Тухбатов

Гүзәл Яхина телләргә кагылышлы сорауга җавап бирүдән баш тартты Язучы кичәдә иҗаты турында гына сөйләүне үтенде.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” (“Балаларым минем”) романын тәкъдим итү кичәсендә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе биргән телләргә кагылышлы сорауларга җавап бирүдән баш тартты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе язучы Гүзәл Яхинадан “туган тел ата-ана иреге белән укытылырга тиешме яисә мәҗбүриме” соравы белән мөрәҗәгать итте, аның бу канунга карата карашын сорады. Әмма Гүзәл Яхина җавап бирергә баш тартты: “Телләр мәсьәләсенә кагылышлы бернинди комментарий да бирә алмыйм, фәкать үземнең яңа романым буенча гына сөйли алам. Бу турыда бөтенләй берни дә әйтмим”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10