ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстанда быел планлаштырылган торакның яртысы диярлек файдалануга тапшырылды

9 июнь 2018, 14:31 , Фото: кадр из видео

Татарстанда быел планлаштырылган торакның яртысы диярлек файдалануга тапшырылды Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

(Казан, 8 июнь, "Татар-информ"). Тарстан Республикасында 8 июньгә 1 млн. 126,3 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 46,9%ы үтәлгән, - дип белдерде бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Социаль ипотека программасы буенча 152,9 мең кв. м. мәйданда 2 мең 807 фатирлы 103 йорт гамәлгә кертелгән. 2018 елның инвестицион программасы буенча 177 төзелеп килүче объектның 80 объекты әзер диярлек; уртача әзерлектә – 65 объект; 32 объектта эшләр күп әле, -  дип белдерде Ирек Фәйзуллин.

Шулай ук, 2018 елда республикада аренда торагы программасы кысаларында 28,7 мең кв. м. мәйданда 545 фатирлы 182 йортны эксплуатациягә тапшыру планлаштырылган.

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2018 елда республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасы буенча, 165 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган (332 млн. 545 мең сум бүлеп бирелгән). 7 июньгә 46 күп балалы гаиләгә (149 млн. 380 мең сумга); шулай ук 12 чернобыльчегә, 24 мәҗбүри күченүчегә, 3 Ерак Төньяктан күченүчегә сертификатлар рәсмиләштерелгән.

Рөстәм Миңнеханов корыла торган объектларда сыйфатны тикшереп торырга кушты. Аның сүзләренчә, тиешле тикшереп тору органнары төзелеш эшләренең һәм кулланылучы материалларның сыйфатын җиренә җиткереп тикшерергә тиеш. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10