ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Земфира Казанда Җанатарлар фестивалендә хедлайнер була
Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән
Испания футболчысы Жерар Пике Казанда төшкән видео дөнья буйлап таралды
Р.Миңнеханов: Татарстанны PAX Technology Limited белән хезмәттәшлек кызыксындыра
Милли телләр буенча закон проектын эшләп бетерү һәм үзгәрешләр кертүгә 30 көн вакыт бар

Мәдәният

“Урал моңы” фестивалендә Гран-прины Казахстаннан Расул Корбанов яулады

9 июнь 2018, 16:13 , Фото: пресс-служба РЦНТ Башкортостана

“Урал моңы” фестивалендә Гран-прины Казахстаннан Расул Корбанов яулады  Абай Әмирханов исемендәге дипломга Ләйсән Галимова лаек булды.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). “Урал моңы” халыкара бәйгесендә Гран-прины Казахстаннан Расул Корбанов яулады. Җиңүчегә 250 мең сумлык сертификат тапшырылды. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Фестивальдә ул уйгыр халкы музыкасы мәдәниятен тәкъдим итеп, “Вспомнишь ли ты меня” лирик җырын башкарды.

  • Расул Корбанов танылган “Дилдар” яшьләр төркеме катнашучысы.

Фестиваль концерты Башкорт дәүләт филармониясендә узды. Бәйгедә катнашучыларны Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш. Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты Урал Иделбаев җитәкчелегендәге жюри бәяләде.

Абай Әмирханов исемендәге диплом һәм махсус призга Ләйсән Галимова (Башкортстанның Ишембай районы) лаек булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10