ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Дөнья чемпионатында Казанда чыгыш ясарга тиешле бер башкаручы да катнашудан баш тартмаган
Республика клиник хастаханәсе хезмәткәрләре «Татмедиа» басмаларына язылды
1535 педагог Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы грантларына дәгъва кыла
Иран җанатары Казанда дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Болгар ханы сыеннан авыз итте
Татарстан синоптиклары шторм турында кисәтү таратты

Мәдәният

Россия көнендә Казанда икенче тапкыр “Халыклар дуслыгы парады” үткәрелә

9 июнь 2018, 10:42 , Фото: mincult.tatarstan.ru

Россия көнендә Казанда икенче тапкыр “Халыклар дуслыгы парады” үткәрелә Парад 12 июньдә М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында 11.00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 12 июньдә - Россия көнендә -  Казанда “Халыклар дуслыгы парады” була. Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында уза. Әлеге чара Россия көнендә барлык эре шәһәрләрдә узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

  • Парад беренче тапкыр М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында 2017 елда узды. Милләтләр эше буенча федераль агентлык акциянең Федераль координаторы булып тора.

Халыклар дуслыгы парадында яшьләр оешмалары, милли-мәдәни автономияләр, гражданлык җәмгыяте институтлары, студентлар берләшмәләре активлары, чакырылган шәһәр халкы катнаша.

Бәйрәмдә махсус мәйданнарда традицион халык уеннары, милли стильдә караоке-батл ярышлары, осталык дәресләре һәм башка чаралар оештырыла.
Биредә Татарстанда тупланган күптөрле милләт халкы яшьләре сурәтләнгән “Многоликий Татарстан” фотокүргәзмәсе белән танышып булачак.

Россия көненә багышланган концерт программасы булачак. Анда танылган Казан яшьләре төркеме – “Прогульщики” чыгыш ясаячак.

  • Бәйрәмне Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы оештыра.

Халыклар дуслыгы парады 12 июньдә 11.00 сәгатьтә башлана. Ул М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында уза.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10