ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Җәмгыять

Медведевка Казанның “Изге эшләр көндәлеге”н бүләк иттеләр

8 июнь 2018, 16:57 , Фото: соцсети

Медведевка Казанның “Изге эшләр көндәлеге”н бүләк иттеләр Премьер-министр Татарстан бүләге өчен рәхмәт белдерде һәм көндәлеккә язып барырга вәгъдә итте.

 (Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевка Казанда чыккан “Изге эшләр көндәлеге”н тапшырдылар, дип яза ТАСС.

Медведевка көндәлекне “Дәүләт һәм хәйриячеләр: уртак максат белән бергә” конференциясендә катнашучыларның берсе бүләк иткән. Ул Казан укучылары хәйрия проекты кысаларында шундый көндәлекләр алуын сөйләгән. Анда изге эшләр турында хисап алып барырга кирәк.

“Рәхмәт, мин көндәлекне үзем белән алам һәм тутырып барам”, - дигән РФ Премьер-министры.

Вице-премьер Татьяна Голиковага да шундый ук көндәлек бирелгән.

  • “Изге эшләр көндәлеге” проекты Казанда 2016 елда гамәлгә ашырылды. Ул вакытта 15 мең беренче сыйныф укучысына шундый көндәлекләр тапшырылды.

Укучылар басма көндәлектән тыш, порталда да изге эшләрен язып бара, хәйриячелектә уңышлары белән уртаклаша һәм конкурсларда катнаша ала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10