ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чиләбедә балаларга аткан ир-ат исерек булган

8 июнь 2018, 15:34

41 яшьлек ир-аттан пневматик корал алганнар.

(Казан, 8 июнь, “Татар- информ”). Чиләбедә 63нче гимназия янында балаларга ут ачкан ир-ат исерек булган, дип хәбәр иттеләр өлкә хакимияте матбугат хезмәтендә. Бу хакта ТАСС яза.

“Һәлакәт урынына килгән полиция хезмәткәрләре исерек хәлдәге ир-атны тоткарлаган. Ир-аттан пневматик корал алынган”, - диде агентлык әңгәмәдәше.

Алдан Чиләбенең Үзәк районында билгесез ир-ат 63нче гимназия янында уйнап йөргән балаларга карата ут ачкан, дип хәбәр ителгән иде. Тикшерү комитеты белдергәнчә, ир-атка аның гаражы янында үсмерләрнең уйнаулары ошамаган. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә бер бала зыян күргән, әмма хастаханәгә җибәрү кирәк булмаган. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, коралдан атучыга җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10