ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Казандагы ФИФА җанатарлары фестивале мәйданы Россия-Мисыр матчын караучылар белән тулды
Төрекмәнстанда күпхатынлылыкны тыялар
Аккош күлендә Сабан туе милли көйләр һәм футболны берләштерәчәк
Татар чыгышлы язучы Сана Вәлиуллина "Ясная поляна" әдәби конкурсы номинанты булды
Гыйльметдинов: Дәүләт телләрен вариатив өлешкә калдыру турында бернинди сүз бармый

Спорт

Франциянең Спорт министры үз иленең җыелма командасы матчын Казанда караячак

8 июнь 2018, 13:56

Франция һәм Австралия командалары арасында дөнья чемпионатының группа этабы уены Татарстан башкаласында 16 июнь көнне узачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Франциянең Спорт министры футбол буенча дөнья чемпионатында үз иленең җыелма командасы матчын Казанда караячак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге хәл билгеле булган чыганак хәбәр итте.

Французлар Татарстан башкаласында Австралия җыелма командасына каршы уйнаячак – матч 16 июнь көнне, 13:00 (Мәскәү вакыты) сәгатьтә башлана. Бу уен Казанда дөнья чемпионаты программасын ача. Франция җыелма командасы С төркемендә Австралия, Перу һәм Дания командалары белән уйнаячак. 1/8 финалына чыккан очракта, французлар плей-оффта дебют матчларын шулай ук Казанда үткәрәчәкләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10