ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Татарстан Сызраньдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә 5 млн сум акча күчергән

8 июнь 2018, 11:36 , Фото: samtatnews.ru

Татарстан Сызраньдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә 5 млн сум акча күчергән Татарстан Республикасы ярдәмендә мәчет төзелешендә өзеклекләр килеп чыкмаган.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы 5 миллион сум акча күчергәннән соң, Сызраньда Җәмигъ мәчете төзелеше актив темпта бара. Бу хакта “Самара татарлары” сайты хәбәр итә.

Эшләр берничә урында бара. Кирәкле күләмдә кирпеч сатып алынган. Территория әйләнәсе буйлап койма тоту өчен фундамент салу дәвам итә.

Прораб Раил Абушев төзегән график буенча, койма фундаменты 1 июльгә әзер булырга тиеш.

“Сызрань мөселманнарына һәм Самара өлкәсе кешеләренә кулларыннан килгәнчә әлеге изге эштә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез”, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10