ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Россия көнендә казанлылар "Казан" гаилә үзәге мәйданына концертка чакырыла

8 июнь 2018, 10:36 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Россия көнендә казанлылар Мәйдан 12 июньдә 12.00 сәгатьтә иҗат коллективлары һәм рок-төркемнәр чыгышы белән ачылачак.

(Казан, 8 июнь, “Татар-информ”, Анна Тарлецкая). 12 июньдә “Казан” Гаилә үзәге янында Россия көненә багышланган зур бәйрәм концерты узачак. Мәйдан 12.00 сәгатьтә иҗат коллективлары һәм рок-группалар чыгышы белән ачылачак.

Россия көнендә казанлылар өчен беренче булып "Большой куш» һәм «Сильфред-СREW» популяр рок-группалары чыгыш ясаячак. Концертта шулай ук күп кенә җирле вокал һәм хореографик ансамбльләр дә катнашачак.

Гаилә үзәге янында көн дәвамында балалар һәм олылар өчен конкурслар, спорт ярышлары һәм мастер-класслар белән интерактив мәйданчыклар эшләячәк. Бәйрәм 18:00 сәгатьтә тәмамлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10