ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстан төзелеш компанияләрен ел башыннан дүрт миллион сум штрафка тартканнар

7 июнь 2018, 21:18 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан төзелеш компанияләрен ел башыннан дүрт миллион сум штрафка тартканнар
2017 ел эчендә штраф суммасы 7 миллион 600 мең сумны тәшкил иткән.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”, Елена Кривопатре). Быел Татарстан төзелеш компанияләре биш ай эчендә дүрт миллион сумга штрафка тартылган. Бу хакта бүген Дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рафаил Гаянов сөйләде.

Тикшерүләр вакытында төп игътибар техника куркынычсызлыгын саклауга юнәлтелә, диде Гаянов.

Обеспечение безопасности на стройках РТ

“2017 елда безнең инспекция меңнән артык объектта дүрт меңнән артык тикшерү уздырды. 7 миллион 600 мең сум штраф салынды. 2018 елда 134 тикшерү үткәрелеп, 4 миллионнан артык штраф билгеләнде. Билгеле, бирегә техника куркынычсызлыгын сакламау очраклары да керә”, дип сөйләде Дәүләт төзелеш күзәтчелек инспекциясе җитәкчесе урынбасары.

Штраф санкцияләре 300 мең сумга кадәр җитә, диде ул.

Быел Татарстанда төзелештә сигез бәхетсезлек очрагы булган. Шуларның өчесендә үлем очрагы теркәлгән.

Обеспечение безопасности на стройках РТ

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10