ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Лейкозлы сыерның сөте сәламәт сыер сөтеннән арзанрак бәяләнәчәк – Баш ветеринария идарәсе

7 июнь 2018, 21:52 , Фото: архив

Лейкозлы сыерның сөте сәламәт сыер сөтеннән арзанрак бәяләнәчәк – Баш ветеринария идарәсе Республикада лейкозлы сыерларны бетерү өчен 4-5 ел вакыт кирәк, ди Алмаз Хисаметдинов.

(Буа, 7 июнь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Киләчәктә лейкозлы сыер сөте сәламәт сыер сөтенә караганда арзанрак бәяләнергә мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның баш ветеринары Алмаз Хисаметдинов әйтте.

“Лейкозлы сыерлар темасы – авырткан җир булып кала бирә. Әмма ул алга таба тагын да кискенләшәчәк. Безнең аңлавыбызча, лейкозлы сөтнең бәясе сәламәт сыер сөтенә караганда түбәнрәк булачак”, - диде Алмаз Хисаметдинов.

  • Республикада барлык мөгезле эре терлекнең 15 проценты лейкоз авыруына дучар.

“Ел саен без бу санны киметергә тырышабыз. Беренче ике елда - 5әр, узган ел 3 процентка киметтек. Бу өлкәдә эш бара, әмма ул тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Моны хәл итеп бетерү өчен безгә 4-5 ел вакыт кирәк”, - диде Татарстанның баш ветеринары.

  • Лейкозлы сыер сөтен сату өчен электрон товар озату документы алганда да кыенлыклар бар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10