ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Идел һәм Чулман елгаларында сак булырга чакыра

7 июнь 2018, 20:13

8 июньдә сәгать 10:00нан 14:00 сәгатькә кадәр Чулманда һәм Иделдә Бе-200ЧС амфибия самолеты су алу буенча күнекмәләр уза.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда Идел һәм Чулман елгаларында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Бе-200ЧС амфибия самолеты су алу буенча күнекмәләр уза. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре судно йөртүчеләрне җомга, 8 июнь көнне, 10:00нан 14:00 сәгатькә кадәр Чулманда Ык Тамагы (Икское Устье) торак пункты һәм Иделдә Кирел (Кирельский) торак пункты янында Бе-200ЧС амфибия самолеты очу күнекмәләре уздырылуы турында кисәтә.

Беренчесендә, күнекмәләр Иделдә Кирел авылыннан көньяк-көнбатышта Иделдә 10:00нан 13:00 сәгатькә кадәр узачак.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе республика халкын һәм кунакларны, бәхетсезлек очраклары булмасын өчен, күрсәтелгән урыннарда Идел һәм Чулман елгаларында кече судноларда ял итеп йөрүдән туктап торырга кирәклеген җиткерә.

Чулман елгасында күнекмә очышы 11:00дән 14:00 сәгатькә кадәр Ык Тамагы авылыннан көнчыгышкарак, транзит суднолар юлының уң як кырыеннан узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10