ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Хатын-кыз йөртүче автомобилен төзәтергә туктаган йөртүчене таптаткан

7 июнь 2018, 16:50 , Фото: соц сети

Хатын-кыз йөртүче автомобилен төзәтергә туктаган йөртүчене таптаткан   Фаҗига бүген Тукай районында килеп чыккан.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда автоледи автомобилен төзәтергә туктаган йөртүчене таптаткан.   Фаҗига бүген Тукай районында килеп чыккан.

Юл һәлакәте урыныннан фотографияләр социаль челтәрләрдә таралды. 

Автомобиль йөртүче хатын-кыз юлда торган машинаны абайлап бетермәгән, килеп җиткәч кенә күргән дип язалар. Ул аны каршы як полосага чыгып әйләнеп узарга тырышкан, әмма өлгерә алмаган. Ул ватылган машина йөртүчене һәм пассажирын бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, машина йөртүче урында ук үлгән. Пассажирны имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10